Билгеле булганча, Татарстанда хакимият һәм эшкуарлар арасындагы мөнәсәбәтләрне ныгыту максатыннан шактый зур эшләр башкарыла. “Бизнес һәм хакимият: ачыктан-ачык сөйләшү” дип аталган проект бу максатка ирешүдә мөһим роль уйный. 29 октябрьдә әлеге чара Татарстанның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов катнашында узачак.