Бүгенге аппарат киңәшмәсендә район башлыгы Васил Хаҗиев район алдында торган мәьәләләргә тукталды.
* Шуларның берсе авыл хуҗалыгы бүлеге буенча: хуҗалык эшчәннәре планлаштырылган мәйданнарда туңга сөрүне тәмамлау өстендә эшне дәвам итү, техниканы ремонтлау, аны кышкы саклауга кую буенча район хуҗалыкларында эш ничек барышы, хуҗалыкларда машина-трактор паркын яңарту ,Яр Чаллы шәһәрендә бара торган ярминкәләрда район хуҗалыклары һәм район хуҗалыгы тармагында эшләүче предприятиеләр, яшелчә үстерүчеләр, мал, кош-корт асраучылар сату итү барышы
*Район башлыгы Башкарма комитет җитәкчесенең игътисад буенча беренче урынбасарына районда авыл җирлекләрендә индустриаль парк һәм азык-төлек мәйданчыкларын урнаштыру буенча өйрәнүне бурыч итеп куйды .
* Яңа Бүләк, Иштирәк, Шилнәбаш, Күзкәй, Сәмәкәй, Боерган, Иске Дөреш мәктәпләрендәге хоккей тартмаларында ремонт эшләре барышы белән кызыксынды , район яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесенә Биклән мәктәбе территорияләрендәге хоккей кортын янаны кору турында эш алып баруны йөкләде,
*Шулай ук,Башкарма комитетның бүлек җитәкчеләренә “Татарстан Республикасы” газетасы кушымтасы “ Татарстан Ветераны” район ветераннары турында материаллар җибәрергә тәгъдим ясады һәм башка мәьәләләр