Район укучылары һәм укытучыларыннан торган 30 кешелек төркем 15-17 октябрь көннәрендә Санкт-Петербург шәһәренә экскурсиягә барып кайтты.
Укучылар Россия, республика күләмендәге конкурсларда, ярышларда җиңүчеләр,ятим балалар, куп балалы гаиләләрдән, уку алдынгылары арасыннан сайланган иде.
Өч көн дәвамында бик күп тарихи урыннар белән таныштылар Кышкы сарай, Эрмитаж комплексында,Ленинград боҗрасы буйлап сәяхәт иттеләр , Петергофф шәһәрендә булдылар,Маринин театрында сәяхәт- концерт программасы карадылар , экскурсоводларны йотлыгып тыңладыдылар, дусларына ,әти-әниләргә, укытучыларга, сувенирлар, истәлекле бүләкләр алдылар, сәяхәтнең кабатланмас мизгелләре алар күңелендә озак сакланыр, дип язалар тәрбия эше үзәгеннән