Хәния Фәрхи үзенең иҗат коллективы белән"Гиндукуш" музеенда булды

2015 елның 22 октябре, пәнҗешәмбе

Татарстанның халык артисты Хәния Фәрхи үзенең иҗат коллективы белән Иске Абдул авылына гастрольләре вакытында "Гиндукуш" хәрби-патриотик музеена сәяхәт кылды. Музей бусагасын атлап керү белән, соклануын яшермәде җырчы, шул ук вакытта үзенең яшьлек хәтирәләре белән уртаклашты. Үзенең тормышында да әфган сугышы белән бәйле тетрәндергеч вакыйга булган икән. Бәхеткә бу вакыйганың ахыры сөенечле тәмамланган. Һәр күргәзмә алдында тукталып, кызыклы кабатланмас эспонатларның тарихы, аларның хуҗаларының язмышы белән кызыксынды. Тарихка булган шундый игътибары белән ул үзенең тирән эрудицияле, күпкырлы шәхес, Ватанпәрвар икәнлеген күрсәтте. 

 
Резеда Гарипова

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International