22октябрьдә, Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районында зона семинар-киңәшмәсе узды, анда 9 айда терлекчелек эшенә йомгаклар ясалды, терлекләрне кышкыга күчерүне оештыру мәсьәләләре каралды һәм кышкы чорга бурычлар билгеләнде.Семинарда Тукай, Сарман, Мөслим,Актаныш,Зәй Түбән Кама муниципаль районнары вәкилләре -Безнең районнан 28 белгеч катнашты катнашты
Семинарның пленар утрышы район . Кавзияково Мәдәният йортында узды, аны АСарман муниципаль районы башлыгы Фәрит Хуснуллин. ачты. Ул кунакларны Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районындагы төп үсеш юнәлешләре белән таныштырды.
«Агросила Групп» ЯАҖнең генераль директоры Фәнис Газетдинов агрохолдингта терлекчелек тармагын үстерү перспективалары белән таныштырды. «Агрохолдинг алдында гаять зур бурычлар куелды, шулар арасында - сөт терлекчелеген яңарту, яңа сөтчелек фермалары төзү, савымны арттыру», - диде ул.
Аннары Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының терлекчелек буенча урынбасары Нәҗип Хаҗипов октябрь башына терлекчелектәге үсеш буенча хуҗалыклар эшчәнлекләренең нәтиҗәләре турында мәгълүмат бирде, авыл хуҗалыгы предприятиеләренең хаталарын күрсәтеп китте, сөт җитештерү күрсәткечләренә җентекләп тукталды.
Семинарның практик өлеше «Сарман » агрофирмасы» ҖЧҖнең бүлекчәсе Кавзияковско сөтчелек-товар фермасында узды. Катнашучылар савым сыерларын карау, ашату, аларга ветеринария хезмәте күрсәтү чаралары (тоякларын эшкәртү, маститка тикшерү) белән таныштылар, ясалма аталандыру пунктын карадылар.