Бүген – Мәктәп Китапханәчеләре көне

2015 елның 26 октябре, дүшәмбе
Бүген – Китапханәчеләр көне
Балачакта булсынмы, өлкән яшьтәме – кем генә китап укып хыялланмаган да, сихри дөньяда яшәп алмаган икән?!  Заманында һәр китапханә түрендә эленеп торган «Китап –белем чишмәсе» дигән шигарь дә хәтердә әле. Халкыбыз гомер-гомергә китап укырга яраткан. Заманында китап уку буенча илебезнең беренче урында торган чаклары да булган бит. Электән үк халыкны китапханәгә китапханәченең җылы карашы, ягымлы аралашуы тартып китергән. Ул хәзер дә шулай. Бүген әлеге һөнәр ияләре үзләренең бәйрәмнәрен билгеләп үтә. Шул уңайдан без дә аларның игелекле эшләрендә уңышлар, китапханәләргә беркайчан да сукмаклар өзелмәвен  телибез.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International