Халыкара каенаналар көне билгеләп үтелде

2015 елның 27 октябре, сишәмбе

  Халыкара каенаналар, тещалар  көне билгеләп үтелә. Бу көндә сөекле хатыныгызга гомер бүләк иткән әни кешеләрне котлап килергә ашыгыгыз.

Усал мәзәкләргә керсә дә, кияү исеме йөрткән һәр кеше каенанасының икенче әни булуы белән килешә торгандыр. Юкка гына: «Гомерлек киңәшче, ярдәмчең булуын теләсәң, каенанаңа карата ихтирамлы, үзеңә гомерлек дошман табарга теләчәң, каенанаңа карата мәрхәмәтсез бул», – дип әйтмәгәннәрдер. Димәк, мөнәсәбәтнең нинди булуы кияүнең үзеннән тора булып чыга. Шулай булгач, бу көнгә кадәр каенанаңның яраткан улы була алмагансыз икән, беренче адымны ясарга менә дигән мөмкинлек туды – бәйрәм белән котлыйк үзләрен.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International