Тәкәрлек фермасында булдылар

2015 елның 27 октябре, сишәмбе
Хөкүмәт республикада фермер хуҗалыгын үстерү программасы булдырып һәм тормышка ашырып,  гаилә бизнесы ачарга, эшсезлек проблемасын хәл итәргә булыша, шул ук вакытта яшьләргә туган авылларында калырга юнәлеш бирә.Шундыйларның берсе Тукай районы  Яңа Мусабай Заводында   оештырылган  Ларкиннар гаилә-хуҗалык  фермасы. Людмила Викторовна  һәм аның иптәше Игорь Васильевич     тәкәрлекләр үстерә һәм күкәй,ит ала. Бүген бу КФХ уңышлы гына эшләп килә, аларда тәкәрлекләр саны 10 меңгә якын.
  Бүген  Тукай  районы Башкарма комитетның  бүлек башлыклары авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Хәйдәр Сабитов  белән берлектә  муниципаль район Башлыгы Васил Хаҗиев тәгъдиме белән бу хуҗалыкта булдылар, аларның эш тәҗрибәсе белән таныштылар, күп сорауларга җавап алдылар.  
  Тәкәрлек  фермасында булдылар
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International