Гриппка каршы иммунизацияләштерү тулы куәтенә бара.

2015 елның 28 октябре, чәршәмбе

Татарстанда халыкны гриппка каршы иммунизацияләштерү  тулы куәтенә бара. Белгечләр сезоны якынлашкан бу авыруның инде ишек шакуын белдерә. 
 – Гриппка каршы көрәшнең иң нәтиҗәле ысулы – прививка ясату. Ул иң әүвәл мәктәпкәчә, мәктәп яшендәге балаларга, урта һәм югары уку йортлары студентларына, чир йоктыру куркынычы булган медицина, белем бирү учреждениеләре, транспорт, коммуналь өлкәләр хезмәткәрләренә, 60 яшьтән өлкәнрәкләргә үткәрелә. Инактивирлаштырылган вакцина тере вирусларсыз, шуңа да ышанычлы һәм куркынычсыз.

Чирне дәвалауга караганда булдырмый калуың яхшырак, дигән гыйбарәне истә тотып, азнакайлыларны гриппка каршы вакцинация алырга чакырабыз. Билгеле, аны грипп эпидемиясе башланганчы эшләргә кирәк. Иң оптималь чоры – октябрь, ноябрь айлары. Вакытында ясалган прививка эпидемия чорында чирләп китү ихтималын 1,5-2 тапкырга киметә. Икътисади яктан да отышлы булуын онытмыйк.


 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International