442 нче федераль закон гамәлгә керү белән, социаль хезмәтләр яңача күрсәтелә башлады.

2015 елның 29 октябре, пәнҗешәмбе
2015 елның 1 гыйнварыннан “Россия Федерациясендә кешеләргә социаль хезмәт күрсәтүнең төп нигезләре турында” 442 нче федераль закон гамәлгә керү белән, социаль хезмәтләр яңача күрсәтелә башлады.
Социаль хезмәт күрсәтүнең яңа принципы – кешенең гадәти кулай мохиттә булуын саклап калу. Хезмәт төрләре мондый: социаль-көнкүреш, медицина, психологик, педагогик, хокукый эш, ә шулай ук яшәештә мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең фикерләрен тапшыру мөмкинлеген арттыру.
15 нче маддәдә кешенең нинди очракларда социаль хезмәткә мохтаҗ булуы төгәл билгеләнгән. Авыру, җәрәхәт алу, яше яки инвалидлыгы сәбәпле тулаем яки өлешчә үз-үзенә хезмәт күрсәтү сәләтен югалткан кешеләр ярдәм алачак. Бер яки берничә инвалид булган гаиләләр, шул исәптән инвалид балалар, социаль яраклашуда кыенлык кичергән балалы гаиләләр, эшсез һәм яшәү өчен акчасы булмаган кешеләр безнең игътибардан читтә калмаячак. Йортта агрессия, хатын-кызлар һәм балаларны җәфалау хакимлек иткәндә, наркоман, алкоголик, комарлы уеннарга бәйлелеге булган кешеләргә дә социаль хезмәткәр ярдәмгә киләчәк.
 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International