Сөмбел Хөсәинова белән Фәрит Җиһангиров «Сәламәтлек сессиясе» профилактик слетында катнашты.

2015 елның 2 ноябре, дүшәмбе
Яңа поселогы мәктәбенең «Хыялчылар» ирекле ярдәм күрсәтүче берләшмәсенең X сыйныф укучылары Сөмбел Хөсәинова белән Фәрит Җиһангиров «Сәламәтлек сессиясе» профилактик слетында катнашты. Алар «Гомер бәясе» дип аталган проектларына кыска метражлы фильм төшерү өчен көрәштеләр. Бу проектның нигезендә сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, яшьләрдә начар гадәтләрне булдырмау, спорт белән шөгыльләнә башлауга олы этәргеч ясау ярылып тора. Сөмбел белән Фәрит «Иң яхшы ирекле ярдәм күрсәтүче берләшмә» номинациясендә җиңү яуладылар һәм 20 мең күләмендә грант оттылар 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International