Яр Чаллы шәһәре Пенсия фонды идарәсс ялган Пенсия фонды вәкилләре йөрүе турында кисәтә.
Шуңа да чаллылыларга һәм Тукай районында яшәүчеләргә сак булырга киңәш итәләр. Дәүләт пенсия фонды хезмәткәрләре йортлар буенча йөрми һәм әңгәмәләр үткәрми. Халыкны кабул итү яшәү урыны буенча бары тик Россия Пенсия фондының җирле органнарында халыкка хезмәт күрсәтү урыннарында гына башкарыла, хезмәткәрләр халык белән очрашуга чыккан очракта, бу турыда алдан кисәтелә