Күзкәй китапханәсендә кичә үтте

2015 елның 3 ноябре, сишәмбе

Күзкәй китапханәсендә “Гадел исемнәре кайтты соңарып” дигән, репрессиягә куылган авылдашларга багышланган кичә үтте. Очрашуга килгән туганнары, оныклары нахакка сөрелгән авылдашлар турында истәлекләр белән уртаклаштылар. “Хәтер” китабыннан                өзекләр укыдык, билгесез авылдашларны барладык. “Кара көннәр шаһитлары”(Күзкәй авылында репрессиягә эләккән авылдашлар язмышы) дигән альбом белән таныштык. Әдәбият укытучысы Авзалова Нәзилә репрессияләнгән татар язучыларының язмышла-     ры, иҗатлары белән таныштырды, укучылар шигырь-әсәрләрен сөйләделәр. (Т. Шайхнурова)

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International