21 январьдә Күзкәй авыл җирлегендә гражданнар алдында отчет җыелышы узды.
Бу җыелышта район Башлыгы Васил Хаҗиев, район оешмалары җитәкчеләре һәм вәкилләре катнаштылар.
Җирлек башлыгы Эдуард Гәрәев узган ел башкарылган эшләр турында сөйләде. Авыл җирлеге алдынгыларына Район башлыгы,авыл җирлеге башлыгы һәм мәдәният бүлегенең Рәхмәт хатлары тапшырылды.
Район башлыгы Васил Гариф улы җирлек халкын районның социаль-экономик үсеше белән таныштырды, халыкка тырыш хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде.
Җыелыш ахырында җирлек халкының сораулары тыңланды.