Теләнче_Тамак мәктәбендә һөнәр сайлауга дөрес юнәлеш бирү максатында, мәктәпләрдә чыгарылыш сыйныф укучыларының ата-аналары белән аңлату эшчәнлеге башланды. Ата-аналар каршында Ямалиева Л.Ф. (татар теле укытучысы ) , Ахметшин Я.Т ( математика һәм физика укытучысы )чыгыш ясадылар,алар ата-аналарга баларның мөмкинлекләрен, һәвәслекләрен истә тотарга, укытучылар, белгечләр белән бергәләп, аларга һөнәр сайлауда ярдәм итәргә тиешлекләрен искә төшерделәр,киңәшләрен бирделәр
Мәктәпнең тәрбя эшләре буенча директор урынбасары Чулпан Әхмәтшина «Путь к успеху»программасы эшчәнлегенә тукталды , Теләнче- Тамак авылы шифаханәсе балалар врачы Хайретдинова Н.Х.ата-аналарга балалар арасында сәламәтлек өлкәсенә әһәмият бирүләрен сорады, туберкулез авыруын булдырмау чараларына тукталды,Ә укучылар ата-аналарга «Дыхание земли»"Җир сулышы" дигән темага экологик (профессия- эколог).профориентацион чара күрсәттеләр . Соңыннан ата-аналар җыелышлары классларда дәвам итте.