11 март көнне Советлар Союзы Герое Н.Х. Шарипов исемендәге Теләнче-Тамак гомуми белем бирү мәктәбендә II нче Бөтенроссия күләм иҗади-гамали конференция узды.Конференция ФГАУ ВО «Казан федераль университеты",Яр Чаллы социаль-педагогик технологияләр һәм ресурслар университет белән берлектә оештырылды. Анда Арча, Актаныш,Алабуга , Сарман,Саба,Әлмәт,Яшен Үзән , Буа, Балык Бистәсе районнары ,Яр Чаллы һәм Казан шәһәре ,Саратов өлкәсеннән педагоглар ,белгечләр катнашты.
Конференция эшлекле һәм оешкан төстә узды.