Пенсия фонды идарәсе ана капиталының 20 мең сумын түләү өчен гаризалар кабул итүне дәвам итә

2016 елның 14 марты, дүшәмбе
 Пенсия фонды  идарәсе ана капиталының 20 мең сумын түләү өчен гаризалар кабул итә т дәвам итү турында хәбәр итә.

Мондый мөмкинлектән ана сертификатын алган яисә 2015 елның 31 декаберенә кадәр алачак, һәм ана капиталының бар суммасын тотып бетермәгән  гаиләләр файдалана ала. Бер тапкыр бирелә торган бу түләүгә ия булыр өчен Россиянең Пенсия фондының территориаль органнарына 2016 елның 31 мартына кадәр мөрәҗәгать итеп, гариза язарга кирәк.

Гаризаны, сертификат алу хокукын биргән бала туганнан соң никадәр вакыт үтүенә карамастан, Россиядә яшәүче барлык ана капиталы ияләре тапшырырга мөмкин.

Гаризада ана капиталының СНИЛС номерын, сериясен һәм сертификат номерын күрсәтергә кирәк.Үзегез белән шәхесне раслаучы документ, счет реквизитлары турында банктан белешмә алып килергә кирәк. Ул счетка ике ай дәвамында, бер тапкыр 20 мең сум яисә сертификатта 20 меңнән азрак акча калган булса, калган кадәр күләмдә акча күчереләчәк. Бу акчаны гаиләләр көндәлек чыгымнарга тотарга мөмкин.

 Бер тапкыр бирелә торган бу түләүгә (2016елның 1 гыйнвареннән 1 мартына чаклы  )Тукай районы буенча   пенсия фондында 242 гариза кергәнән һәм аның суммасы 4,8 млн тәэшкил итә. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International