5 март көнне Яңа Бүләк авылы мәдәният йортында “Нур” халык театры башкорт язучысы Р.Сафинның “Түләкәй” әсәрен сәхнәләштерде. Бу әсәр 1973- 75 елларда язылса да, әле бүген дә бик тә актуаль, чөнки ул хәзерге заманның да иң
тирән проблемаларын үз эченә алган. Спектакль барышында тормышыбыздагы гаять четерекле
проблемалар: туган авыл, туган нигезгә мәхәббәт, аның табигатен саклауга кешеләрнең мөнәсәбәте, авыл кешеләренең саф, эчкерсез күңелләренең яктылыкка, матурлыкка омтылулары яктыртылды Тамашачы спектакльне бик җылы кабул итте, көчле алкышлар белән үзләре яраткан авыл артистларына тирән мәхәббәтләрен
белдерделәр. Ajnj