Халыкара хатын-кызлар бәйрәме уңаеннан 6март көнне Яңа Бүләк авылы мәдәният йортында СДК хезмәткәрләре белән берлектә “Тормыш яме- әнкәй, хатын-кыз” дип аталган күңел ачу чарасы узды. Бәйрәм алдыннан “Үткән белән бүгенгене тоташтыра асыл җепләр” дип аталган кул эшләре күргәзмәсе оештырылды. Күргәзмәгә әбиләребезнең сандыкларында сакланган чигешләр белән бергә бүгенге көндә чиккән һәм бәйләген әйберләр куелды. Көндез мәдәният йортына тормышыбызга ямь бирүче әбиләребез килде. Бәйрәмгә килүчеләрне мәктәп директоры Сәлмән Әхмәтҗанов котлап, җылы сүзләрен җиткерде, аларга саулык- сәламәтлек теләде. “Сәйлән” балалар бакчасы кызлары башкарган матур җырлар, дәртле биюләр килгән кунакларны балачак иленә алып кайтты. Назир Гимазетдинов, Илфат һәм Сәлмән Әхмәтҗановлар, әниле- кызлы Роза һәм Амелия Павловаларның җырларын әбиләребез яратып тыңладылар. Бәйрәм чәй табыны артында дәвам итте.
Ә кичен яшьләр өчен бәйрәм кичәсе оештырылды. Бәйрәм кызыклы конкурслар, ярышлар һәм җырлар белән үрелеп барды Фото