Иске Абдул мктәпбендэ Әлифба бәйрәме үтте. Бәйрәмне 1 класс укучыларының класс җитәкчесе Бикмухаметова Гүзәлия Вәкил кызы оештырды. 1 класс укучылары бәйрәмгә бик тырышып әзерләнделәр: шигырьләр, җырлар, биюләр өйрәнделәр. Бәйрәмгә әти-әниләр дә килде. Мәктәп дирекциясе, әти-әниләр балаларга бүләкләр тапшырды.