«Шәфкать» халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге,районның опека һәм попечительлек бүлеге белән берлектә Кенәз гомуми белем бирү мәктәбендә укучыларда сәламәт яшәү рәвеше , наркотикларга каршы анык тискәре караш тәрбияләү эшенә,сәламәт яшәү рәвешен өчен көрәш максатыннан "Начар кадәтләргә-юк!" дигән чара уздырдылар.Чара «Бригантина»,агитбригадасы чыгышы белән башланып китте ,тәмәке тарту,аракы эчү,наркотикларга каршы төзелгән видеоролик күрсәтелде, «Береги себя» дигән аңлатма кәгазьләре таратылды.