Калмия авылында туып-үскән, бүгенге көндә шунда гомер кичерүче Мәрдәнова Шәмсекамал Шайдулла кызы үзенең 90 яшьлек олуг юбилеен билгеләп үтте. Ветеранны тәбрикләргә, якыннарының сөенечен уртаклашырга муниципаль район башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы ,башлык урынбасары Люция Әхмәтова һәм авыл җирлеге башлыгы Нияз Гилфанов килде. Алар әбигә Россия Президентының котлау хатын, район башлыгы Васил Хаҗиев исеменән истәлек бүләге тапшырып, юбилярга матур теләкләрен җиткерделәр