«Шәфкать» халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге хезмәткәрләре балалар белән экологик чара уздырдылар

2016 елның 22 марты, сишәмбе

«Шәфкать» халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең балигъ булмаганнар һәм авыр хәлдә яшәүче гаиләләр белән профилактика һәм тернәкләндерү чаралары  оештыру бүлеге хезмәткәрләре Халыкара Урман көненә багышлап  экологик чара уздырдылар .Бу көннең максаты –  халыкка урман экологиясе системасының, урманнарны торгызу һәм яшәртүнең әһәмиятен аңлату.

Урман — агаччыл үсемлекләр белән капланган Җир йөзенең бер өлеше. Урманнар моннан 380 млн ел элек девон чорында барлыкка килгәннәр. Урманнар коры җирнең 27 %, 3,4 млрд. га мәйданын биләп тора, 30 проценты – ылыслы, 70 проценты яфраклы агачлардан тора.

Әлегә урманнар коры җирнең якынча өчтән бер өлешен тәшкил итә һәм Җир йөзендә һава сулаучы тормышның бар булуы өчен бик әһәмиятле роль уйныйлар. Урманнарда, агач һәм үсемлекләрдән тыш, үзенә төрле микроорганизмнар, бөҗәкләр һәм хайваннарны алган үзенчәлекле катлаулы экосистема барлыкка килә.

Хезмәткәрләр  урман экосистемалары әһәмияте, аларның хәзерге хәле, аларны саклауда, үстерүдә һәм торгызуда төп чаралар турында мәгълүматлылыгын арттыру максатыннан укучылар белән  төрле сорауларга җаваплар таптылар, командалар арасында төрле ярышлар оештырдылар ,викторина сорауларына  чиштелшр,уеннар уйнадылар  

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International