Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының "ышаныч телефоны" үзгәрде

2016 елның 22 марты, сишәмбе

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсенең һәм ТР Гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгының бердәм “ышаныч телефоны” үзгәрде.  Бу көннән алып, Татарстан халкы "ышаныч телефоны"на (843) 227-46-96 телефон номеры буенча шалтыратып, консультация ала һәм идарә тармагы эшчәнлеген камилләштерү тәкъдимнәрен, хезмәткәрләрнең булган җитешсезлекләре, тәртип бозулар турындагы фактларны җиткерә алалар. ТР Гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгыннан аңлатуларынча, әлеге "ышаныч телефоны" тәүлек дәвамында эшли. (intertat.ru)

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International