Рөстәм Миңнеханов беренче өчлектәге урынын саклап калган

2016 елның 22 марты, сишәмбе

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия төбәк башлыклары нәтиҗәлелеге рейтингында өченче урынны алды.

Әлеге рейтинг Гражданлык җәмгыятен үстерү фонды белгечләре тарафыннан төзелә. Тикшерү нәтиҗәләре оешманың сайтында бастырылган.

 

Узган ел нәтиҗәләре буенча төзелгщн соңгы исемлек белән чагыштырганда, Рөстәм Миңнеханов бер баскыч түбән төшкән. Ул вакытта республика лидеры икенче урында иде. Бу юлы рейтингның беренче баскычында – Төмән өлкәсе губернаторы Владимир Якушев, икенчедә – Ямал-Ненец автоном округы башлыгы Дмитрий Кобылкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International