24 март көнне районда Казаннан килгән мәгълүмати-консультация төркеме эшләячәк. Алар гражданнарга бушлай юридик хезмәт күрсәтәчәк. Төркем составында республика министрлыгы, ведомстволар һәм службалар белгечләре бар. Бушлай юридик ярдәмне белгечләр Яңа поселогының мәдәният йортында сәгать 11.00дән 13.00гә кадәр, Кнәз авыл җирлегенең башкарма комитеты актлар залында сәгать 14.00дән 16.00 сәгатькә кадәр бирәчәк.