Ана капиталы сертификаты тапшырылды

2016 елның 23 марты, чәршәмбе

Бүген"Энергетик" мәдәният сараенда Тукай районының 12  гаиләсенә ана капиталы сертификаты тапшырылды . 2132  Тукалылар гаиләсенә    пенсия фондында ана капиталы тапшырылды, шул исәптән, аларның 1886 ана капиталы акчаларын өлешчә яки тулаем файдаланган инде Үз көченә кергән федераль закон буенча, ана капиталын, бу сертификатка хокук бирүче балага өч яшь тулганчы ук, торак кредиты яки займы буенча беренчел түләүгә файдаланырга мөмкин,ул тагын 2018 елга кадәр озынайтылды.

Моннан тыш, хәзерге вакытта пенсия фондының идарәсе ана капиталының 20 мең сумын түләү өчен гаризалар кабул итә.

 Бер тапкыр бирелә торган бу түләүгә ия булыр өчен Россиянең Пенсия фондының территориаль органнарына 2016 елның 31 мартына кадәр мөрәҗәгать итеп, гариза язарга кирәк.

Гаризаны, сертификат алу хокукын биргән бала туганнан соң никадәр вакыт үтүенә карамастан, Россиядә яшәүче барлык ана капиталы ияләре тапшырырга мөмкин.Бу акчаны гаиләләр көндәлек чыгымнарга тотарга мөмкин.

 

 

 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International