«Шәфкать» халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгендә"Радуга" клубынын чираттагы утырышы булды. Балалап төркемнәргә бүленеп Габдулла Тукай иҗатын өйрәнүне дәвам иттеләр. .Анда социаль яктан авыр хәлдә яшәүче , күп балалы гаиләләрдә тәрбияләнүче,аз керемле гаиләдән булган12 укучы катнашты. Психолог Закирова Эльмира апалары белән бергәләп аның китаплары белән таныштылар , «Су анасы» , «Шурале»әкиятләрен татар һәм рус телләрендә сөйләделәр,соңыннан аның әсәрләре буенча рәсемнәр ясадылар.Бу рәсемнәр Г. Тукайга 130 яшь һәм аның исемен йөрткән районның 40 еллык юбилее уңаеннан уза торган балалар сәнгать фестивале көнне күргәзмәдә урын алачаклар