Нәүруз бәйрәме күренешен быел быел Кенәз авыл җирлене мәдәният йорты хезмәткәрләре таджик гаиләсе тәгъдим иткән чарада өйрәнде

2016 елның 24 марты, пәнҗешәмбе

Борынгы чорда Көнчыгыш халыклары, шул исәптән татарлар һәм башкортлар да, Яңа елны көн белән төн озынлыгы тигезләшкән 21 мартта каршылый торган булганнар. Бу көнне Кояш зодиакның Хәмәл (Кузы) йолдызлыгына кергәнгә күрә, айның үзенә дә “хәмәл” исеме бирелгән. Яңа елны каршылау уңаеннан уздырыла торган бәйрәмнәр Нәүруз дип аталган. Бу сүз безгә фарсы-таҗик телләреннән кергән һәм “яңа көн” дигән мәгънәгә ия. Шул сәбәпле татарларда мартны “нәүруз ае” дип йөртү дә таралган булган. Моның мәгънәсе “Яңа ел ае” дигәнгә туры килә. Иран, Әфганстан кебек Шәрык илләрендә Яңа ел әлеге чорда да 21 мартта – Нәүруз кичендә каршылана. Бу дәүләтләрдә Нәүруз язны каршылау һәм язгы чәчү бәйрәме булып санала.

Нәүруз бәйрәме күренешен быел  быел Кенәз авыл җирлене мәдәният йорты хезмәткәрләре   таджик Муродова  Хөршидә  гаиләсе  тәгъдим иткән чарада  өйрәнде. Алар кунакларны мул өстәл белән каршы алдылар  . Чөнки Нәүруз әйтүчеләрне каршылагандагы өстәлнең муллыгына, бүләк­ләрнең кыйммәтенә карап, елның нинди булачагы, җир­нең уңдырышлылыгы, таби­гать­нең мәрхәмәтлелеге фаразланган. Сый-күчтәнәчләр ни дәрәҗәдә кыйммәтлерәк һәм мулрак – ел да шулкадәр үк уңдырышлы, мул килә, дип ышанылган.Алар 7 төрле "С" хәрефе белән башланган сый- хөрмәт әзерләгәннәр:
  суманак (варево из ростков пшеницы), самбуса (слоеные  пирожки  с  мясом или зеленью), сабзи (овощи),  санджид,  себ (яблоко), соки  и многое другое.  Шулай ук хуҗалар кунакларны  бешбармак,  плов,  шашлык, баурсаклар белән сыйладылар,төрле йолалы уеннар уйналды,җырлар -биюләр башкарылды.  Нәүруз мөбарәк булсын,дип теләкләр теләнде

 

 
 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International