23 март көнне Татарстан поселогы китапханә хезмәткәрләре «Шәфкать» халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәген белән берлектә библиографик дәресе үткәрделәр. Китап күргәзмәсе куелды,аңа күзәтү ясады, балалар белән китаплар белән сак эш итү турында әңгәмә уздырылды,алар әкият геройлары һәм мультипликацион персонажлар белән таныштылар . "Яхшы тәрҗемәче" дигән кызыклы уен уйнадылар , Г.Тукай әкиятләре буенча матур-матур рәсемнәр ясадылар.ФОТО