Яңа Бүләк “Сәйлән” балалар бакчасында

2016 елның 24 марты, пәнҗешәмбе

Балаларыбызны халкыбызның гореф- гадәтләре, йолалары белән таныштыру максатында 21нче март көнне Яңа Бүләк “Сәйлән” балалар бакчасында “Нәүрүз котлы булсын!” дип аталган күңел ачу чарасы узды. Китапханәче нәниләргә презентация ярдәмендә Нәүрүз бәйрәменең тарихы, уздыру  тәртибе турында кызыклы итеп сөйләде. Балалар “Нәүрүз” сүзенең фарсы теленнән “Яңа көн” дигән мәгънә белдерүен, аны 7көн бәйрәм итүләре, өйдән өйгә йөреп теләкләр теләүләре турында белделәр. Шулай ук язгы табигать турында шигырьләр сөйләделәр, татар халкының милли уеннарын уйнадылар. Үз вазыйфаларын ташлап китәргә теләмәгән Кыш бабайның бәйрәмгә килүе балаларны таң калдырды. Нәүрүзбикә  һәм нәниләр Кыш бабай белән чын- чынлап көч сынаштылар: аркан да тартыштылар, яз турында җырлар да башкардылар, биюләр дә биеделәр. Ахырда Кыш бабай җиңелүен танып, Нәүрүзгә уңышлар теләп бәйрәмнән китте. Бәйрәм кызыклы уеннар белән дәвам итте.   Фото                                                                                                                                                                    

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International