Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының барлык территориаль идарәләрендә “кайнар элемтә” телефоннары эшли башлады. Табигать саклау законнары бозылу турында түбәндәге телефоннар буенча хәбәр итәргә мөмкин:
Кама буе ТИ (Чаллы ш., Әгерҗе, Актаныш, Алабуга, Мамадыш, Менделеев, Минзәлә, Тукай районнары):
8(8552) 59-36-39
Элеккечә үк республика иҗтимагый экология кабулияте эшләп тора. Тулай таралган файдалы казылмаларны законсыз чыгару, рөхсәтсез чүплек, су объектына баруны чикләү, суга я туфракка пычраткыч матдәләр ташлану, атмосфера һавасын пычрату турында (843)267-68-67 телефонына, eco.signal@tatar.ru электрон почтасына, “Халык контроле” системасының “Экология категориясенә хәбәр итәргә мөмкин; укучы балалар өчен махсус “Мәктәп экопатруле” мобиль кушымтасы эшли. Табигать саклау законнары бозылу турында фото- я видеофиксацияле оператив белешмәләр биргән гражданнарга акча түләнә.
Республиканың табигать саклау службалары, профильле министрлыклары һәм тармаклары, предприятие һәм оешмалары, муниципаль башкарма комитетлар 1 апрельдән санитар-экологик икеайлык үткәрә башлый. Чара республиканың шәһәр һәм районнары территорияләрен чистарту һәм тиешле санитар-экологик торышка китерү максатыннан үткәрелә.
Министрлыкның матбугат хезмәте