МУЗЕЙДА БУЛДЫК.
28 нче март көнне, без - Яр Чаллы шәһәренең Гали Акыш исемендәге 84 нче мәктәпнең 8 “В” сыйныфы укучылары , Иске Абдул авылында урнашкан “Гиндукуш" иҗтимагый-патриотик музеенда экскурсиядә булдык. Алдан сөйләшенгәнчә, иртән җыйналганнан соң, Газель машинасы безне җилдертеп кенә ул авылга алып барды. Әйтергә кирәк, газель машинасының руле артында безнең сыйныфташ Назмиев Камилнең әтисе иде!
Музейда өч зал бар: Хәрби дан, Хәрби корал күзгәзмәсе һәм Әфганчылар залы. Без музей экспонатларын зур кызыксыну белән күзәттек. Мондагы хәрби киемнәр коллекциясе, атылган «чәчәк» пуля, Әфганнан кайткан җир, эзтабарлар алып кайткан немец һәм совет гаскәрләренең хәрби кирәк-яраклары, төрледән-төрле корал… Ни генә юк монда! Аларны караганнан соң 1-2 Ботендөнья сугышларының вәхшилеге янадан куз алдыннан үткән кебек булды .Миндә һәм классташ малайларда ,бигрәк тә “Корал күргәзмәсе залы” зур кызыксыну уятты. Музей хезмәткәрләре тарафыннан оештырылган тематик экскурсиядән соң, әфганчы ветеран Габдрахманов Әбүзәр Тагирович белән очрашу оештырылды. Ул үзенең Әфган җирендә ничек итеп хезмәттә булганын, совет солдатларына нинди кыенлыклар кичәргә туры килгәнлеге турында бик тәфсирләп сөйләде.
Соңыннан безне татар халкының камыр ашлары белән чәй эчерделәр.
Бу очрашу бездә тирән тәэсирләр калдырды. Үзенең үткән тарихын белмәгән халыкның киләчәге юк ,- диләр... Безнен киләчәгебез якты булырга тиеш. Шуның өчен бүгенге көндә безгә үткәнне өйрәнү бик тә мөһим .
Тимергалин ИльдарФОТО