Ана капиталы сертификаты бирелде

2016 елның 1 апреле, җомга

30 мартта  «Энергетик " мәдәният йортында 2 тукайлы гаиләсенә ана капиталы сертификаты бирелде,аны тапшыруда  шәһәр пенсия идәрәсе башлыгы ,шәһәр Советы депутаты    Эдуард Фаттахов  катнашты. Бүгенге көндә Тукай районының 2134 гаиләсенә пенсия фондында ана капиталы тапшырылды, шул исәптән, аларның 1.886 ана капиталы акчаларын өлешчә яки тулаем файдаланган инде.

 Исегезгә төшерәләр:

Үз көченә кергән федераль закон буенча, ана капиталын, бу сертификатка хокук бирүче балага өч яшь тулганчы ук, торак кредиты яки займы буенча беренчел түләүгә файдаланырга мөмкин.

Бу акчаны элек тэ торак кредитын түләүгә тотарга мөмкин иде, тик бу кагыйдә беренчел взноска кагылмый иде. Хәзер мондый чикләү юк.

Моннан тыш, хәзерге вакытта пенсия фондының идарәсе ана капиталының 20 мең сумын түләү өчен гаризалар кабул итә.

Мондый мөмкинлектән ана сертификатын алган яисә 2015 елның 31 декаберенә кадәр алачак, һәм ана капиталының бар суммасын тотып бетермәгән  гаиләләр файдалана ала. Бер тапкыр бирелә торган бу түләүгә ия булыр өчен Россиянең Пенсия фондының территориаль органнарына 2016 елның 31 мартына кадәр мөрәҗәгать итеп, гариза язарга кирәк.

Гаризаны, сертификат алу хокукын биргән бала туганнан соң никадәр вакыт үтүенә карамастан, Россиядә яшәүче барлык ана капиталы ияләре тапшырырга мөмкин.

Гаризада ана капиталының СНИЛС номерын, сериясен һәм сертификат номерын күрсәтергә кирәк.Үзегез белән шәхесне раслаучы документ, счет реквизитлары турында банктан белешмә алып килергә кирәк. Ул счетка ике ай дәвамында, бер тапкыр 20 мең сум яисә сертификатта 20 меңнән азрак акча калган булса, калган кадәр күләмдә акча күчереләчәк. Бу акчаны гаиләләр көндәлек чыгымнарга тотарга мөмкин.

Пенсионная справочная    30-42-42

E-mail: 383074@mail.ru

SMS-сообщения +7-960-088-30-74

Горячая линия ПФР 8-800-510-5555

Facebook www.facebook.com/pensionniy

Вконтакте: vk.com/pfr_ nabchel

Интернет-сайты: www.pfrf.ru,www.pfrrt.ru

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International