"Моңлы тамчы – 2016» республика балалар фольклор фестивалендә катнашучылар "Гиндукуш" музеенда булып китте.

2016 елның 4 апреле, дүшәмбе

29 март көнне "Моңлы тамчы – 2016» республика балалар фольклор фестиваленең сайлап алу туры   Тукай районының мәдәният йортларында  узды. Шуларның берсе Иске Абдул авыл җирлеге иде. Анда катнашкан   Алексеевск, Бөгелмә, Мамадыш,   Чистай  районнарыннан балалар фольклор иҗат төркемнәре "Гиндукуш" музеена  сәяхәт кылды. Алар  белән очрашуны  ветеран-авганчылар Якупов Айбулат Мөнир улы һәм Габдрахманов Әбузәр Таһир  улы оештырды,балалар  экспонатлар тарихы белән таныштылар, экскурсоводлар сөйләгән  музей  тарихын    бик җылы кабул иттеләр,музей эшчәнлегенә бик зур бәя бирделәр,үзләренең  хисләрен  язып калдырдылар,дип яза музей директоры Резида Гарипова ФОТО

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International