Россия халкы май бәйрәмнәрендә тулаем алганда бер атна ял итәчәк. 1нче май бәйрәме уңаеннан 30нчы апрельдән – шимбәдән үк ял итә башлыйбыз. Хезмәт бәйрәме үзе якшәмбегә туры килә, шуңа да 2нче май – дүшәмбе шулай ук ял итәбез. 3нче май да – ял. Анысына шимбәгә туры килгән 2нче гыйнварның ялы күчерелгән иде. Шулай итеп, 4 көн рәттән ял көтә. Ә Бөек Җиңү көнендә 7-9нчы майда ял итәчәкбез.