Кеше хокуклары буенча районда вәкаләтле вәкил биогелэнелде

2016 елның 6 апреле, чәршәмбе

ТР Кеше хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил аппараты җәмәгать ярдәмчеләре билгеләү турында приказ чыгарды. Тукай районында кеше хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил итеп үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры Гүзәл Шакирова билгеләнде. 

Гражданнарны кабул итү һәм мөрәҗәгатьләрне карау өчен аның шәхси кабул итү вакыты булдырылды. Кабул итү һәр атнаның сишәмбесендә район хакимияте бинасында 222нче кабинетта (Муса Җәлил проспекты, 46нчы йорт) 14.00-16.00 сәгатьләрдә үткәрелә. Тел.: (8552) 70-41-80. Е-mail: shakirova.guzel@tatar.ru

Кабул итүгә авыл китапханәләрендә дә алдан язылырга була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International