Математика укытучыларының семинары узды.

2016 елның 6 апреле, чәршәмбе

6 апрель көнне  районның Иске Абдул гомуми белем бирү мәктәбендә математика укытучыларының семинары узды.Семинар барышында тәҗрибә уртаклашу максатыннан  ачык дәресләрдә булдылар (Шакурова З.Г.,Гильфанова З.Г.- Иске Абдул мәктәбе укытучылары ), мастер-класс карадылар(Гильфанова З.Г.) ,  математикадан олимпиадалар үткәрү турында чыгыш тыңланды(Исмагилова Т.Т.-Биклән мәктәбе)  ,Район методик  кабинеты методисты Сания Дәүләтшина  март аенда узган  БДИ  алдыннан сынап карау  тестлары нәтиҗәләре белән таныштырды. Семинар эшчәнлегендә районның мәгълүмати-методик үзәк  башлыгы  Ямалтдинов Р. к. катнашты һәм чыгыш ясады

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International