Теләнче Тамак авыл җирлегендә ирләр жыелма командалары арасында Бөек Җиңүнең 71 еллыгына багышланган волейбол буенча ачык район чемпионаты булып узды. Әлеге ярышта Тукайдан кала, Сарман, Актаныш, Азнакай районнарыннан 50гә якын спортчы катнашты. Район данын яклап Биклән, Теләнче Тамак, Бәтке авылларының җыелма командалары көч сынашты.
Чемпионатны спортчылар, ике төркемгә бүленеп, авыл мәктәбе һәм спорт залында плей-офф системасы буенча башладылар. Беренче төркемдә Азнакай, Сарман районы һәм Теләнче Тамак авылы командалары, икенчесендә Актаныш районы, Биклән һәм Бәтке авыл командалары ярышты. Озын-озак көч сынашканнан соң финалга Азнакай районы һәм Теләнче Тамак җыелма командалары чыкты.
Уен нәтиҗәләре:
I урын- Азнакай райрны,
II урын-Теләнче Тамак балалар һәм үсмерләр спорт мәктәбе