Күзкәй мәктәбендә "Туган як" музее эшен җанландырып җибәрде
Мәктәп музее бик күптәннән эшли. Ул авыл тарихын чагылдырган экспонатларга бай. Быел музейның "Борынгы авыл өе" бүлекчәсе яңартылды. "Моңлы тамчы"фестиваленә Республиканың төрле районнарыннан килгән кунакларны музей экскурсоводлары яхшы хуҗаларча каршы алды. Тарих укытучысы Габдуллина А.Р. тырышлыгы белән музей эше җанланып китте.Мәктәп музеена рәхим итегез!