Калмаш авылында гомер кичерүче ,тыл ветераны Хәлимә Сәлимулла кызы Гимазова үзенең 90 яшьлек олуг юбилеен билгеләп үтте. Ветеранны тәбрикләргә, якыннарының сөенечен уртаклашырга Тукай муниципаль районы башкарма комитеты рәисе урынбасары Роза Гизатуллина ,туганнары, авыл җирлеге башлыгы килде. Алар әбигә Россия Президентының котлау хатын, район башлыгы Васил Хаҗиев исеменән истәлек бүләге тапшырып, юбилярга матур теләкләрен җиткерделәр