7-9 апрельдә башкалабызның “Казан ярминкәсе” күргәзмәләр үзәгендә эшче һөнәрләр буенча “Яшь профессионаллар” WorldSkills Ачык төбәк чемпионаты үтте. Анда Татарстан Республикасыннан һәм Россиянең 17 төбәгеннән студентлар 56 компетенция буенча көч сынашты. Шулай ук чемпионат кысаларында төп конкурсантлар белән бер мәйданда 15 һөнәр буенча 10 яшьтән алып 17 яшькә кадәр юниорлар, укучылар осталыгын сынады. Юниорлар арасында Биклән мәктәбенең “Робототехника” түгәрәгенә йөрүче укучылар командасы катнашты. Командада 8 класс укучысы Латыпов Ирек һәм 7 класс укучысы Нуриев Ринас иде (тренерлары Ренат Якупов). Алар “Мобиль робот техникасы” компетенциясендә үз көчләрен сынап карадылар. Ике көн барган ярыш нәтиҗәләре буенча республикада безнең команда беренче урынны алды. Аларны 9 апрельдә Казанның "Пирамида" мәдәни-күңел ачу комплексында үткән һөнәри ярышларны ябу һәм җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында ТР Премьер-министры урынбасары – мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, РФ ФҖ Дәүләт Думасы депутаты Марат Бариев тәбрикләде.