“Тормыш иминлеге нигезләре” курсы буенча "Ел укытучысы” конкурсының финалы узды

2016 елның 14 апреле, пәнҗешәмбе

11-12  апрельдә Казанда “Тормыш иминлеге нигезләре” курсы буенча Татарстан Республикасының ел укытучысы” республика конкурсының финалы узды.
Конкурсның йомгаклау өлешендә республиканың төрле почмакларыннан 18 педагог катнашты,шулар арасында Шилнебаш мәктәбе укытучысы Николай Хлопуновта бар иде. Тормыш иминлеге нигезләре фәнен укытучылар инновацияле технологияләр кулланып ачык дәресләр үткәделәр һәм иҗади эшләр якладылар
  Жюри әгъзалары педагогларның дәрес методикасын белүләренә, методик материалларның булуына һәм аларның сыйфатына, шулай ук дәресләрдә укучыларны укыту дисциплинасы белән тәэмин итүгә игътибар бирделәр

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International