Теләнче- Тамак авылында 12 апрель ,Космонавтика көне уңаеннан, беренче космонавт Ю.А.Гагаринның шәхси шоферы булган авылдашыбызТелщ Хәмәтгариф Хәмәтнәҗип улы Сәйфиев яшәгән йортка истәлек тактасы кую тантанасы булды. Әлеге матур, игелекле бәйрәмдә район башлыгы В.Г.Хаҗиев та катнашты .2 нче сыйныф укучылары (сыйныф җитәкчесе Э.С.Гимазетдинова) әдәби- музыкаль монтаж күрсәттеләр. Авылдашлары Хәмәтгариф абый белән чиксез горурланалар!