Күзкәй авылында буыннар чылбыры өзелми. Авыл мәдәният йорты каршында оешкан балалар фольклор ансамбле үзенең ялкынлы чыгышларын Мамадыш районы үзәгендә күрсәтте. Малайларның биюләре, кызларның такмак әйтеп уйнаулары күпләр күңелендә якты истәлекләр булып калыр. Җитәкчеләреапалары балаларның Биектау районында уздырылучы йомгаклау концертында катнашу теләге барын да әйтте.