Тыл Ветераны Шайхразиев Шайхлагзам турында
Мин ,Калимуллин Айназ Айдар улы Теләнче - Тамак авылында урнашкан картлар һәм инвалидлар йортына һәрдаим килеп торам. Килгән саен пөхтә генә, түбәтәй киеп, моңсу күзләрен тәрәзәгә төбәгән бабайга игътибар итәм. Түзмәдем, килеп исәнләштем, хәлләрен сораштым һәм без әңгәмә корып җибәрдек.
Бабай – Шайхразиев Шәйхеләгзәм 1928 елның 12 февралендә Минзәлә районы Гөлек авылында колгозчы гаиләсендә туа. Әнисе Мияссәрә исемле, 3 кызга 1 малай була ул. “И, улым! Сез бит бик бәхетле сабыйлар! Минем яшьли әтием дә, әнием дә үлде. Сугыш башланганда миңа 13 яшь иде. Ятимлек өстенә тормышның авыр йөген дә тартырга туры килде. Ачлы- туклы килеш, зурларга ияреп, басуга салам тарттырырга, сыерларга аны ташып ашатырга тырыштык. Яңгырлы, карлы, бозлы көннәрдә дә мич алдында җылынырга вакыт юк иде. Бияләйләр бозланып ката, ярты – йорты гына киемнәр, әтиләрдән калган бишмәт – зур, төшеп интектерә. Ләкин авырлыклардан зарланмыйча, фронттагы хәлләрне ишетеп торгач, аларга да авыр диеп безгә дә түзәргә кирәк, диеп түздек. Тапкан һәр телем икмәкне һәм бәрәңгене шөкер итеп, бүлешеп ашадык. Сугыш беткәндә миңа 18 яшь иде. Тормышымны җиңеләйтү өчен, Казан каласына килеп, текстиль фабрикасына мастер ярдәмчесе булып эшкә урнаштым. Сугыш чоры балалары эшкә төрле җирләрдән килгәннәр иде. Күбебезнең этиләре, абыйлары сугыштан кайтмады. 2 ел эшләгәннән соң авылда калган әти – әни авырый башлагач, кире Гөлек авылына кайттым. Анда колхозда яңадан терлекчелектә эшли башладым. Әкренләп тормыш җайлана башлады. Өйләндем, 2 ул үстердек. 1977 елда Шильнебаш авылына килеп төпләндек. Совхозда терлекчелектә эшләп, лаеклы ялга чыктым. Хатыным вафат булды, балаларыма кирәгем калмады, 2008 нче елда Теләнче - Тамак авылындагы картлар йортына яшәргә килдем. Мин II группа инвалид. Бүгенге көндә тормышымнан канәгать. Яши торган бүлмәм җылы, чиста, матур, барлык уңайлыклар булдырылган, тамагым тук. Эшчеләр игътибарлы, бик әйбәт карыйлар. Рәхмәт хөкүмәтебезгә шундый яшәү шартлары тудырган өчен. Хөкүмәт тарафыннан, тыл ветераны буларак, юбилей медальләре, открыткалар белән бүләкләнеп торам.
Кызганыч, сугыш hәм тыл ветераннары елдан – ел, көннән –көн кимеп бара. Аларның якты истәлекләре, үткән гомер юллары безнең күңелләрдә мәңге сакланыр. - “ Шәйхеләгзәм бабай! – мин сиңа сәламәтлек, тыныч картлык көннәре телим. Синең сүзләреңне истә тотып, илгә кирәкле, ышанычлы кеше булып үсәргә тырышырмын! Әти-әниемә, өлкәннәргә карата хөрмәтле булырмын.
Теләнче Тамак урта мәктәбе укучысы Калимуллин Айназ (волонтер