Хезмәт хакларын “конвертларда” таратучы эш бирүче үзенең хезмәткәрләрен картлык көнендә лаеклы пенсиядән дә мәхрүм итә.

2016 елның 18 апреле, дүшәмбе

Керемнәрне “конвертларда”  түләү – ул салымнардан  качу гына түгел, ә  хезмәткәрләрнең  социаль  якланмаганлыгына  да  китерүче начар   күренеш.  Әйтик, Пенсия  фондына түләүләр  хисабына  дәүләт  пенсияләрне, түләүсез  медицина   ярдәменең күп  төрләрен,  вакытлыча  хезмәткә  яраклылыкны югалтканда, бала караганда, йөклелек  вакытында  һәм  бала тапкан  өчен  бирелә торган  пособиеләрне, эшсезлек пособиеләрен һәм  социаль тәэмин итүнең  башка  төрләрен финанслый.

  Хезмәт  хакын  конвертларда  алучылар инде  бүген үк вакытлыча эшкә яраклы булмаганда, чираттагы   ялга  киткәндә, эштән азат ителгәндә  бирелә торган   пособиеләрне,  фатир  алганда,  акча түләп укыганда,  түләүле  медицина хезмәтеннән  файдаланганда  каралган   салым  чигерүләрен  алудан  яисә тулы   күләмдә  алудан мәхрүм. Әлбәттә,  кредит  алу  мөмкинлеге  дә булмаячак.

 Хезмәт хакларын  “конвертларда” таратучы эш бирүче үзенең хезмәткәрләрен   картлык  көнендә лаеклы  пенсиядән дә  мәхрүм итә. 

 

  Хезмәт  хакларының  “конвертларда”  түләнүе пробле­масы   халыкның  актив  катнашында  гына  уңышлы хәл ителә  ала. Шуны  исәпкә  алып,  салымнардан яшерелгән эш хакы  алучыларны   социаль хокукларын  яклау өчен үзләреннән торганның  барысын  да  эшләргә  чакырабыз. Хезмәт  хакларының   “конвертларда”  түләнүе  фактлары белән  килешеп тормаучыларга бу хакта хәбәр итү өчен   “Ышаныч телефоны” 557-21-13.эшли.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International