Бергә булганда без күбрәк булдырабыз!” дигән иҗат фестивале узды

2016 елның 18 апреле, дүшәмбе

 

   Районда физик мөмкинлекләре чикләнгән балаларның "Вместе мы сможем больше!",”Бергә булганда   без  күбрәк булдырабыз!” дигән иҗат   фестивале узды. Елдагыча уза торган бу фестиваль  Бөек   Габдулла Тукайның тууыны130,Тукай районы исеме бирелүгә 40 ел багышланган , шулай ук  Әлмәт  шәһәрендә  май аенда уза торган  Республика  конкурсы«Парус надежды”га  җиңүчеләрне дә  билгеләү дә  иде .  Фестивальдә 18 авыл җирлегеннән 70 бала катнашкан    ,берсеннән-берсе  матур җырлар,биюләр башкардылар,шигырь укыдылар , вокал , театр , хореография һәм нәфис  сүз  өлкәсендә көч сынаштылар

    Фестивальне  Әлмәт шәһәренең «Яз» хәйрия фонды (Фоат Комаров)вәкиле Симонова Светлана Николаевна ачып җибәрде,укучыларга  зур җиңүләр,сәламәтлек теләде, «Парус надежды»конкурысының гала концертында көтеп калуын әйтте,  фестивальнең  жюри  әгъзалары : районның  социаль яклау идәрәсе башлыгы  Шәфикова Гөлнара  Ауезхан кызы , инвалидларның спорт хәрәкәте төбәкара иҗтимагый оешма вәкиле  Хаҗиев Азат Өлфәт улы ,районның  опека һәм попечительства  бүлеге  башлыгы Кәлимуллина Фәрида Рәвис кызы ,  районның мәдәният  бүлеге башлыгы    Җәббарова Алсу Арслангали кызы  балаларның иҗатына зур бәяләр  бирделәр ,алар өчен куанып утырдылар

   «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге   холлында  шулай  ук   балаларның кул эшләре буенча да күргәзмәдә оештырылган иде   : бәйләнгән чәчәкләр, квилинг, биссер белән эш, рәсемнәр , аппликация, оригами, сәнгатьле рәсем , тестопластика  .

    Фестиваль  җылы мохиттә узды, зал ул көнне балаларның шат авазларыннан гөр килеп торды. Әлеге бәйрәмне оештыруда игелекле кешеләр, иганәчеләрнең ярдәме зур булды ,чарада катнашучыга Яз» хәйрия фонды, инвалидларның спорт хәрәкәте төбәкара иҗтимагый оешмасы әзерләгән  бүләкләр тапшырылды ,бергәләп фотога төштеләр.

   Фестивальдә Кенәз мәктәбенең «М.И.Г ."волонтер  отрядының  Тукай әсәрләрен   театральләштергән  тамашасы  бәйрәмне аеруча җанландырып җибәрү турында әйтми узу мөмкин түгел. Яшь артистларның чыгышы бәйрәмнең үзенчәлекле бизәге булды .Фото

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International