Мәктәптә дөрес һөнәри тәрбия бирү – бик мөһим. Чөнки ул мәгариф системасын, илнең икътисади системасы белән, ә укучыларның теләкләрен һәм мөмкинчелекләрен киләчәкләре белән бәйли. Җәмгыятьнең алга таба үсеше һәрбер чыгарылыш сыйныф укучысының тормышта үз урынын табуга, дөрес һөнәр сайлап, алга таба илебезгә файда китерүеннән һәм үзенең дә эшеннән канәгатьлек табуына бәйле,шуны истә тотып районның мәшгульлек үзәге хезмәткәрләре Борды мәктәбе укучылары белән әңгәмәләр уздырдылар,тест биремнәрен барладылар