16.04.2016. Алабуга педагогия институтының математика факультеты "Укучы+студент" исемле фәнни конференция үткәрде. Бу конференциядә Кузкәй мәктәбенең 8 нче сыйныф укучысы Хафизов Данияр институтның 3 нче курс студенты белән берлектә "Формула Пика" исемле проект яклады. Җитәкчеләре мәктәпнең югары категорияле укытучысы Мингалимова Р.Р. һәм математика фәннәре профессоры, доцент Гильмуллин М.Ф. укучыларның фәнгә омтылышын үстерүгә зур өлеш кертте.